Әкият сөйлим, тыңлагыз!
Әдәбият елы уңаеннан шәһәребезнең 12 нче санлы китапханәсе “Көмеш кыңгырау” газетасы белән берлектә “Әкият сөйлим, тыңлагыз!” дигән шәһәркүләм конкурс игълан итте. Әкиятләр кешелек тарихының иң борынгы заманнарында ук барлыкка килгән. Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән тупланган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый, кешеләрне игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Менә шул кыйммәтләрне балаларга җиткерү максатыннан үткәрелгән әлеге бәйгенең беренче турын һәр мәктәп үзендә үткәрде. Конкурсның икенче туры 14 нче майда 29 нчы гимназиядә үтте. Конкурста 29 нчы гимназия, 84 нче лицей, 4 нче, 45 нче, 52 нче мәктәпләр катнашты. 1-3 урыннарга лаек булучылар һәм түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде: ”Иң зирәк әкият”, “Иң серле әкият”, ”Иң гыйбрәтле әкият”, “Иң шомлы әкият”. Җиңүчеләргә китапханә һәм “Көмеш кыңгырау” редакциясенең дипломнары тапшырылды. |