Шагыйрь Мирһади Разов белән онлайн очрашу (12+)

Бесплатно

22 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә шагыйрь Мирһади Разов белән әдәби онлайн очрашу үтәчәк. 

Трансляция берничә мәйданчыкта – библиотека-челны.рф сайтында, «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм Чаллы китапханәләре рәсми YouTube каналында узачак. 
Чарада шагыйрьнең хезмәттәшләре һәм каләмдәшләре катнашачак – Факил Сафин, Рәшит Бәшәр. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Дания Нигъмәтҗанова-Сибгатуллина, Заһир Насыйбуллин башкаруында шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар яңгыраячак. 

Мирһади Разов – шагыйрь, журналист, Журналистлар берлеге, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 500дән артык җыр авторы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Поделиться: