«И.А. Бунин прозасы һәм шигъриятенең мәңгелек темалары» әдәби сәгате (16+)

17 октябрь көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «И.А. Бунин прозасы һәм шигъриятенең мәңгелек темалары» дигән әдәби сәгать уздырды. Ул язучының юбилеена багышланды. 
Чара әдәбият өлкәсендә беренче булып Нобель премиясен алган рус язучысы Иван Алексеевич Бунинның тормыш юлы һәм иҗатының аз билгеле булган битләре турында сөйләүдән башланды. 
Китапханәче чыгышы өлкән сыйныфлыларның шагыйрьнең «Сказка», «Помню», «Полевые цветы», «Листопад» һ.б. шигырьләрен укуы белән үрелеп барды. 
Очрашу азагында укучылар И.А. Бунинның «Натали» әсәреннән өзекне сәхнәләштереп, үзләренең артистлык сәләтләрен ача алдылар.  
Балаларны алдан әзерләнгән китап күргәзмәсе дә битараф калдырмады. Әдәби сәгать «Иван Бунин. Күренекле кешеләр тормышы» фильмын карау белән тәмамланды. 

Поделиться: