Время проведения: 19.10.2020-30.10.2020
Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе ярдәме белән Татарстанның «Юнармия» бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең Чаллы җирле бүлеге, «Подросток» яшүсмерләр һәм яшьләр клубы, «Золотые россыпи» шәһәр әдәбият-шигърият җәмгыяте яшүсмерләр һәм яшьләр арасында «Чәчәк ат, туган җирем!» шәһәркүләм шигъри иҗат бәйгесе уздыра. Бәйге «Юнармия» балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте төп чараларының шәһәркүләм планын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Бәйгене уздыру шартлары белән тулырак Нигезләмәдә танышырга була. Белешмәләр өчен телефон: 8-917-279-11-82 – Логинова Л.Б. (дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрне 10.00 нан 18.00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин) |