«Песнәк көне» бәйгесен уздыру вакытында үзгәрешләр (0+)
«Песнәк көне» шәһәркүләм экологик иҗди бәйгесенә Эшләр 27 ОКТЯБРЬГӘ КАДӘР кабул ителә! Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2020 елның 1 октябреннән 30 октябренә кадәр Сезне «Песнәк көне» шәһәркүләм экологик иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйгедә 4 яшьтән алып 15 яшькәчә теләге булган һәр бала катнаша ала. Бәйгегә темага ярашлы (кошлар һәм аларның яшәү белән бәйле бар нәрсә) автор эшләре: А4 форматында теләсә кайсы техникада башкарылган рәсемнәр һәм аппликацияләр, теләсә кайсы материалдан ясалган җимлекләр һәм кул эшләре кабул ителә. Гаризалар һәм эшләр 2020 елның 1 октябреннән 27 октябренә кадәр кабул ителә. Уздыру урыны: 10 нчы санлы китапханә. Адресы: Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 38 (6/9 йорты) 1 нче фатир. Белешмәләр өчен телефон: (8552) 70-38-08;
|