«Есенин могҗизасына чикләр юк» иҗади музыкаль бәйгесе 1 ноябрьгә кадәр озынайтыла (12+)

Платно

Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы күренекле рус шагыйре С.А.Есенинның тууына 125 ел тулуга багышланган  «Есенин могҗизасына чикләр юк» исемле иҗади музыкаль бәйге игълан итте. 

Бәйгене уздыру вакыты 2020 елның 1 ноябренә кадәр озынайтыла. Теләге булган һәркем, әлеге мавыктыргыч бәйгедә катнашып, тагын бер җиңү яулый ала. 

Бәйгедә катнашу өчен 12-35 яшьлек шигърият сөючеләр чакырыла. 

Бәйгегә Сергей Есенин шигырьләрен төрле жанрларда: «рэп»; «шансон»; «джаз»; «поп-музыка»; «классика»да башкаруның видеоязмасы кабул ителә. 

Бәйге турында тулырак

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: