«Йөрәкләрдә яшьлек дәрте!» ретро-утырмалар (18+)

1 октябрьдә 1 нче санлы китапханәнең «Илһам» клубында «Йөрәкләрдә яшьлек дәрте!» дигән ретро-утырмалар узды.

Бу көнне китапханәдә барысын да җырлаткан һәм биеткән 60-70 нче еллар музыкасы яңгырады. «Барысын да искә төшерергә!», «Безнең турында җырлар сөйләсен!», «Кесәдә өч сум булса…» бәйгеләре һәм ретро-стильдә мода күрсәтү чарага килүчеләргә яхшы кәеф бүләк итте. Катнашучылар яшьлекләрен сагынып искә алды һәм ул заманнарда ялларын ничек уздырганнары – кинотеатрларда нәрсә караганнары, нинди җырлар җырлаганнары һәм нинди китап укыганнары турында сөйләделәр. Китапханәче уздырган «Үзең яса!» мастер-классы аларны балачак һәм яшьлек елларына кире кайтарды. Матур төсләргә буялган кәгазь яфраклардан гирлянда хасил булып, китапханәбезгә тагын да көз яме бүләк итте. 

Җылы һәм дустанә рухта вакытның узганы сизелмәде дә. Очрашуны тәмамлап, китапханәчеләр кунакларга дәрт һәм оптимизм, күңелләренең мәңге яшь булып калуын, мәхәббәт һәм якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәүләрен теләде! 

Чарага китапханәчеләр тарафыннан «СССРда ясалган» исемле кечкенә генә күргәзмә оештырылды, һәр катнашучы үзеннән истәлекле әйберләр алып килде һәм алар турында сөйләде. Алар арасында күкрәк билгесе тупланмалары да, маркалардан торган альбомнар да, бизәнү әйберләре дә, чигелгән якалар да һәм әбиләребезнең кадерләп саклый торган башка бик күп әйберләре бар иде.

Поделиться: