«Бар дөнья – китапханә» китап бәйрәме (6+)

IMG_20200930_152223
IMG_20200930_153519
IMG_20200930_153359
IMG_20200930_154555

30 сентябрь көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «ЭкоРассвет» белән «Домостроителей»  җирле иҗтимагый үзидарәсе бергәләп оештырган чарага кушылды. Чараның шигаре: «Бар дөньяны китапханәгә әйләндерик».

Бәйрәмгә кунак буларак 49 нчы мәхәлләдә яшәүчеләр, 34 нче урта мәктәп укучылары, укытучылар җыелды. Китаплар вакыт киңлегендә сәяхәт итә, бер кулдан икенчесенә күчә, димәк, яшәүләрен дәвам итә! Чарага да күбесе үз китапларын алып килде, аларны башкаларга алыштырды. Китапханә катнашында мондый чаралар еш үткәрелә, шунлыктан беркемгә дә буккроссингның нәрсә икәнлеген аңлатырга туры килмәде. Өлкәннәр дә, балалар да «Китап белән гомергә» викторинасында һәм «Китап кыстыргычлары» мастер-классында бик теләп катнашты.   

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: