«Россия су ресурслары» студентларны «Су.Online» Бөтенроссия экоквестында катнашырга чакыра (16+)
Экоквест платформасындагы мавыктыргыч белем бирү формасында төзелгән биремнәр Россия су объектларының кыйммәтен һәм үзенчәлеген ачып сала. Шуның өстенә, мәйданчыкта дәүләт су саклау блогының канунчылыгын һәм тәртибен формалаштыручы, шулай ук планетаның иң кирәкле ресурсы белән бәйле глобаль мәсьәләләрне чишү юлларын табучы белгечләр тәкъдим ителәчәк. Интеллектуаль уеннарда 2 меңнән артык кеше – Россиянең югары, урта һөнәри һәм махсус урта уку йортларында укучы 15-30 яшьлек студентлар катнашачак. «Су.Online» экоквестында катнашучылар бүләкләр – сертификатлар һәм «Нетология» үзәгеннән онлайн-укуга ташламалар алачак. Призерлар һәм җиңүчеләргә Apple Watch сәгатьләре, белем алу курслары үтү өчен сертификатлар, Мәскәүгә Бөтенроссия яшүсмерләр су форумына юллама, экшн-камералар, чыбыксыз колонкалар һәм брендлы толстовкалар бүләк ителәчәк. Катнашучыларны теркәү 2020 елның 15 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Тулы мәгълүмат белән http://водныйквест.рф/сайтында таныша аласыз. |