«Дуслар арасында» күңел ачу-уен программасы (0+)
18
Сентябрь 2020
Җомга
18 сентябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе укучылары һәм «Буревестник» яшүсмерләр һәм яшьләр клубында тәрбияләнүчеләр өчен «Дуслар арасында» дип аталган күңел ачу-уен программасы узды. Мәйданчыкта танып белү һәм спорт чаралары үткәрелде. Актив һәм энергиясе ташып торган балалар өчен – «Күңелле фантлар», «Алмаларны җый» кебек хәрәкәтчән уеннар, белемгә омтылучы, кызыксынучан укучылар өчен – «Тугры дуслар» әкияти викторинасы, иҗади балалар өчен мастер-класслар оештырылды. Программа азагында бәйрәм концерты узды, анда балалар бик теләп җырлар башкарды, биеде һәм флешмобта катнашты. |