«Открываю мир творчества»//«Иҗат дөньясын ачам» иҗади эшләр төбәк бәйгесе (0+)
Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге, ТР Язучылар берлеге һәм Россия язучылары берлеге белән берлектә, «Открываю мир творчества»//«Иҗат дөньясын ачам» иҗади эшләр төбәк бәйгесен уздырды. Бәйге Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә 40 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Бәйгедә 3-35 яшьлек теләге булган һәркем катнашты. Бәйге матурлыкны күрә һәм булдыра алырга сәләтле яшь иҗади кешеләрне: рәссамнар, нәфис сүз осталары, авторлар, аналитиклар һәм тәнкыйтьчеләрне эзләү максатын куйды. Бәйге түбәндәге номинацияләрдә уздырыла: «Мин китап дөньясын ясыйм», «Һәм миндә шигърият уяна», «Чәчмә әсәрләрне иң яхшы башкару», «Яраткан язучыга хат», «Мин заманча әдәбиятны укыйм». Һәр номинация катнашучыларның билгеле бер яшь төркеменә карый. Бәйге 2020 елның 14 сентябреннән 30 октябренә кадәр өч этапта үткәрелде: Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе белән тулырак Бәйгенең НИГЕЗЛӘМӘсендә таныша аласыз. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 70-02-26 |