Халыкара фән һәм тынычлык атналыгына багышланган шәһәркүләм бәйгеләр (6+)
Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Халыкара фән һәм тынычлык атналыгына багышланган шәһәркүләм бәйгеләр игълан итә. 2020 елның 10 сентябреннән 30 октябренә кадәр «Мавыктыргыч зирәк фәннәр» шәһәркүләм сәнгатьле укучылар видеобәйгесе уздырыла. Бәйгедә 7 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк теләге булган һәркем катнаша ала. Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: Бәйге шартлары белән тулырак Нигезләмәдә таныша аласыз. 2020 елның 10 сентябреннән 30 октябренә кадәр «Дөнья балалар күзлегеннән» шәһәркүләм иҗади рәсемнәр бәйгесе үткәрелә. Бәйгедә 5-12 яшьлек балалар катнаша ала. Бәйге түбәндәге номинацияләрдә уздырыла: Бәйге шартлары белән тулырак Нигезләмәдә таныша аласыз. «Алтын куллы акыл иясе» шәһәркүләм иҗади кул эшләре бәйгесе 2020 елның 20 сентябреннән 30 октябрнә кадәр үткәрелә. Бәйгедә 5 яшьтән алып 15 яшькәчә балалар катнаша ала. Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: Бәйге шартлары белән тулырак Нигезләмәдә таныша аласыз. 2020 елның 10 сентябреннән 15 ноябренә кадәр «Яшьлегем фәне» шәһәркүләм иҗади укучылар бәйгесе үткәрелә. Бәйгедә катнашу өчен 55 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр чакырыла. Бәйге түбәндәге номинацияләрдә уздырыла: Бәйге шартлары белән тулырак Нигезләмәдә таныша аласыз. Үткәрү урыны һәм элемтә өчен мәгълүмат: Шәһәр Үзәк китапханәсе. Адрес: Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А |