«Әдәби мода: әдәби геройлар костюмнары» шәһәркүләм фотобәйгесенә йомгак ясалды (0+)
Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында «Әдәби мода: әдәби геройлар костюмнары» шәһәркүләм фотобәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. 10-12 яшь төркемендә катнашучылар I, II, III дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнде. Комиссия карарынча, 3-6 яшьлекләр һәм 7-9 яшьлекләр төркемнәрендә «Артистлылык» һәм «Үзенчәлеклелек» номинацияләрендә призлы урыннар билгеләнде. Башка катнашучылар «Катнашкан өчен» дипломы алды. Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! Үткәрү урыны һәм элемтә өчен мәгълүмат: 23 нче санлы китапханә. Адресы: Чаллы, Жуков ур., 10/48 йорты (ЗЯБ 18/38, кв.2), Алтын Ай тукталышы. Белешмәләр өчен телефон: 46-51-51
|