«Республиканың туган көне» танып-белү уены (6+)

27 август көнне 15 нче санлы китапханә Республика көне уңаеннан кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Республиканың туган көне» дип исемләнгән танып-белү уены уздырды.

артеоке
IMG_20200827_104952
IMG_20200827_114831
IMG_20200827_112547
IMG_20200827_115047

Чара «Мавыктыргыч Татарстан» китабы белән танышудан башланып китте. Китапханәче балаларга республиканың барлыкка килүе һәм аның байлыклары турында сөйләде. Туган як тарихына сәяхәт кылып, республиканың төп символлары: әләм, герб һәм гимн турында балаларның исләренә төшерделәр. 

«Татарстанның күренекле урыннары» интеллектуаль уены балаларга Татарстан шәһәрләре һәм истәлекле урыннары, елгалары һ.б. буенча булган белемнәрен сынарга ярдәм итте. Шуннан соң яшь укучыларыбызны татар язучыларының китаплары белән таныштырдылар, алар үзләренең күңеленә хуш килгән китапны сайлап алып, шигырь укыды. «Әкиятне таны» викторинасында катнашып, балалар татар халык әкиятләре эченә кереп чумды. «Татар киеме элементын тап» квиз-викторинасы исә катнашучыларның ни дәрәҗәдә татар киеме элементлары һәм татар бизәкләрен яхшы белүен күрсәтте. Балалар «Кашык кабып йөгерү», «Капчык киеп йөгерү», «Тимербай», «Түбәтәй» кебек хәрәкәтчән уеннарда актив катнашты.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: