Чаллылылар герой җәлилчеләрне искә алды (6+)
Һәр елны август аенда каһарман шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре хөрмәтенә акцияләр үтә. Бүген, 25 август көнне, чаллылылар герой җәлилчеләрнең батырлыгы алдында баш ияргә Муса Җәлил һәйкәле янына җыелды. Чарада шәһәр советы депутатлары, Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Комсомол районы администрациясе җитәкчеләре, язучылар, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары, укытучылар һәм китапханәчеләр катнашты. Шәһәр советы депутаты Фирдүсә Әюпова үз чыгышында шагыйрьнең Бөек Ватан сугышында күрсәткән кыюлыгы һәм ныклыгын ассызыклап узды. Катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салып кына калмады. Һәр елдагыча мемориал каршындагы мәйданчыкта шагыйрьләр Ф. Сафин, А. Суфиянов, Р. Аллабирде, Ә. Ситдыйкова, Р. Гыйләҗева шигырьләр укыды, Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы, аларның иҗаты турында хәтер яңартты. Бер минутлык тынлык белән геройларны искә алдылар. «Муса Җәлил – шигырьләр һәм шигърият кенә түгел ул. Аның иҗаты сәнгатьнең төрле жанр һәм форматларында – җырда да, биюдә дә, шигырьләр башкаруда да, операда да саклана һәм үсеш ала. Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында хәтер һәрберебезнең күңелендә яши, һәркайсыбыз аны үзенчә аңлый, үзенчә кичерә», – дип билгеләп үтте чараны алып баручы, «ҮКС» МБУ китапханәчесе Р.Хәмидуллина. Чараны Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Комсомол районы администрациясе белән берлектә Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырды. |