«Без ул – дөнья!» республика медиабәйгесе (12+)

«Без ул – дөнья!» республика медиабәйгесе — иҗади кешеләр өчен 12 номинация буенча фото һәм видео, графика һәм текст эшләре бәйгесе. 
Фото, видеоэшләр, дизайн һәм копирайтинг буенча үсеш алу программасын үт. 

Үз эшеңне бәйгегә җибәр һәм бүләкләр от!

Бәйгедә Татарстан Республикасы җирлегендә яшәүче 14 яшьтән алып 30 яшькәчә теләге булган һәр кеше катнаша ала. 
Җиңүчеләргә уникаль һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. 

«2014-2022 елларга Татарстан Республикасында террорчылык һәм экстремистлыкны кисәтү» подпрограммасы чараларын тормышка ашыру кысаларында, 2020 елның 1 июненнән 1 сентябренә кадәр Яшьләр эше буенча министрлык тарафыннан «Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәме белән «Без ул – дөнья!» республика медиабәйгесе оештырыла. 

Бәйгегә эшләрне җыю ТР иҗади яшьләр академиясе сайтында гариза тутыру юлы белән башкарыла. Анда гариза формасын тутырырга һәм бәйге эшен беркетергә кирәк. 
Бәйгегә гаризалар 2020 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә. 

Элемтә өчен: Бакирова Алёна Линаровна, тел.: +7 (900) 321-34-51, электрон почта wearetheworld.atm@gmail.com

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: