«Минем әләмем, минем тарихым» Бөтенроссия акциясе (0+)

Бесплатно

Акция Россия Федерациясенең Дәүләт әләме көне уңаеннан оештырыла һәм онлайн-флешмоб форматында уздырыла. Аның кысаларында, катнашучылар тормышта булган хәлләр, шәхси җиңүләре һәм казанышлары, Россия Федерациясенең дәүләт әләмен элү, күтәрү, тантаналы алып чыгулар белән бәйле вакыйгаларда катнашулары турында сөйли ала. 

Чараларны уздыру вакыты: 17 августтан 22 августка кадәр.

Чаралар «Зур тәнәфес» («Большая перемена») бөтенроссия бәйгесенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә онлайн режимда үтәчәк, алар 5 блоктан торачак:

1) «Минем әләмем, минем тарихым» Бөтенроссия акциясе (21-22 август);

2) «Туган ягым төсләре» фоточелленджы  (17-22 август);

3)  «Татлы тарих» челленджы (19-22 август);

4) «Россия әләме тарихы» КВИЗ-викторина (20-22 август);

5) «Алга, Россия!» флешмобы (17-22 август).

Акцииядә катнашу өчен, социаль челтәрләрдә #МойФлагМояИстория #ДеньФлага#ЦветаМоейРодины, #БольшаяПеремена хэштеглары белән язмаларны урнаштырырга кирәк. 

«Минем әләмем, минем тарихым» Бөтенроссия акциясенә методик рекомендацияләр 

«Зур тәнәфес» бөтенроссия бәйгесенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркеме 

 

 

Поделиться: