«Ленинград белән бер сулышта» Бөтенроссия шигъри онлайн-марафоны (12+)
«Я никогда героем не была, не жаждала ни славы, ни награды. Дыша одним дыханьем с Ленинградом, я не геройствовала, а жила» Ольга Берггольц
Марафон 2020 елның 16 маенда старт ала, 2020 елның 13 ноябрендә нәтиҗәләр чыгарыла. Язмалар 2020 елның 1 маеннан 1 ноябренә кадәр кабул ителә. Ольга Федоровна Берггольц (16 май 1910 – 13 ноябрь 1975) буйсынмас Ленинградның ныклыгы гәүдәләнешенә әверелде. Камалышта вакытта хәлдән тайган меңләгән ленинградлы аның күңелләрдә өмет чаткылары уятучы дәртле тавышын ишетү өчен репродукторлар янына җыела торган була. Акциядә катнашу өчен шагыйрә Ольга Федоровна Берггольц иҗатын сөюче 10 яшьтән өлкәнрәк булган укучылар чакырыла. Блокада музасы О.Ф. Берггольцның шигъри әсәрләреннән өзекләрне укыганны яздырган, дәвамлылыгы 3-5 минутлык видеороликларны info.gmmobl@yandex.ru, электрон почтасына җибәрергә, шулай ук социаль челтәрләр битләрендә #ПоэтическиймарафонБерггольц хештегы белән урнаштырырга кирәк. Видеоязмаларны https://vk.com/line_gmmobl сылтамасы буенча 16 майдан карарга мөмкин. blokadamus.ru
|