«Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясе (6+)

Бесплатно

«Самара өлкә балалар китапханәсе» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» XI Халыкара Акциясендә катнашырга чакыра.

Акциянең нигезендә – 5-14 яшьлек балаларга сугышның данлыклы вакыйгалары турында әсәрләрне кычкырып уку. 

Акция көн дәвамында online режимда узачак.  

Катнашу һәм сугыш вакыйгалары турындагы китапны балалар һәм яшүсмерләргә уку өчен түбәндәге вариантларны тәкъдим итәбез:

1 нче вариант: Видеоконференцияләр уздыру өчен кулланылучы мәйданчыкларның берсендә (Skype, Zoom һ.б.) балалар һәм яшүсмерләргә кычкырып укуны читтән торып уздырырга. Бу кушымталар укып кына түгел, ә укыган буенча фикер алышырга да мөмкинлек тудыра.

2 нче вариант: Укыганны видеога төшерергә. Видеоязма тыңлаучыларга мөрәҗәгатьне, әсәрне укуны һәм текст буенча сорауларны үз эченә ала. Соңгылары исә укыганнар буенча балалар белән фикер алышырга ярдәм итәчәк.

3 нче вариант: Китап укыганны Вконтакте, Facebook, Одноклассники һәм Instagram социаль челтәрләрендә туры эфирга чыгарырга. Трансляцияне сакларга.

YouTube каналына үзлектән видеоязманы урнаштырырга һәм социаль челтәрләрдәге үз төркемнәрегездә, шулай ук чараның ВКонтактедагы «Балаларга сугыш турында укыйбыз» XI Халыкара Акцияcе https://vk.com/action_11 рәсми төркемендә урнаштыру мөһим. 6 мая 2020 елның 6 мае көн дәвамында. 

Язманы урнаштырганда вакыйганың түбәндәге хэштэгларын күрсәтү мәҗбүри: #ЧитаемДетямоВойне2020 #75ЛЕТПОБЕДЫ #ПОБЕДА75

Видеоязма теләсә кайсы видеоредакторда монтажланган һәм теләсә кайсы форматта яздырылган булырга мөмкин. Ул 25 минуттан артмаска тиеш.  

Җиңүнең юбилей елында Интернет киңлекне Бөек Ватан сугышы турындагы иң яшы балалар әдәбияты үрнәкләре мисалында балалар һәм яшүсмерләрдә гражданлык һәм патриотлык хисләре  тәрбияләүгә юнәлдерелгән мөһим һәм кирәкле контент белән тулыландырыйк! 

Чарага 2020 елның 5 маена кадәр теркәлергә мөмкин http://sodb.ru/register

Хисап формасы 2020 елның 7 маенда ачык булачак. 

Акциянең нигезләмәсе

Поделиться: