Мәнна́нов Илда́р Мәнна́н улы (1921–2010)

Илда́р Мәнна́н улы Мәнна́нов (10 март 1921 ел, Татарстанның Мөслим районы Бүләк авылы — 18 май 2010 ел, Чаллы) —Советлар Союзы Герое.

Родился 10 марта 1921 елның 10 мартында Бүләк авылында крестьян гаиләсендә туа. 7 сыйныф, комбайнчылар курсын тәмамлый, МТСта эшли.

1940 елның 3 октябрендә Илдар Мәннановны ашыгыч рәвештә Кызыл Армия  сафларына чакырып алалар. Аны 65 нче укчы дивизиягә билгелиләр, ә соңрак Монголия янындагы чиккә артиллерия частена күчерәләр.

1941 елның августында дивизия Ленинград фронтына килә.

1941 елның көзендә Төньяк-Көнбатыш фронтында киеренке хәл килеп туа. 8 ноябрь көнне гитлерчылар Тихвин шәһәрен басып ала. Камалышта калган Ленинградка йөк ташый торган соңгы тимер юл магистрале дә өзелә. Шәһәрне азат итү өчен дәһшәтле сугышлар башлана. Сугышчылар Ленинград каласының язмышы үзләреннән торуын аңлый.

Ноябрь ае буе Тихвин янында туктаусыз сугышлар бара. Дошман бик нык саклана, бер уч җир өчен дә көрәшә, шулай да үз позицияләрен калдырырга мәҗбүр була. Әмма ул моның белән килешә алмый, үз урынын кире кайтарырга карар кыла. 29 ноябрьдә гитлерчылар контрһөҗүмгә күчә.

«Ноябрьдә безнең батарея Тихвин янындагы «Беренче Май» совхозында яшеренеп ятучы немецларны утка тотты. Көннәрнең берендә батареяга каршы 14 немец танкы килеп чыкты. Аларга ярдәмгә килгән немец очкычлары безгә баш күтәрергә дә бирмәде. Безнең 127 нче артиллерия полкының 2 нче батареябыз немец танклары уты астында калды. Бу авыр бәрелештә барлык немец танклары да юкка чыгарылды, ә совхоз безнең кулга күчте. Ләкин батареябыз көч җыярга да өлгермәде, немецлар контрһөҗүм башлады. Янәдән сугыш башланды, тирә-якта снаряд һәм бомбалар шартлады. Бер исән җир кисәге дә калмады. Ул чын-чынлап утлы җәһәннәм иде. Бик күп сугышчан иптәшләребез, якын дусларыбыз һәлак булды», – дип искә алды Илдар Мәннан улы бер әңгәмә вакытында.

Унике кешелек төркемдә яралы сержант Мәннанов берүзе кала.

Дошман танклары чираттагы һөҗүмгә күчә, ә алар артыннан җәяүле гаскәрләр. Мәннанов аларга каршы ут ача, ул берүзе бөтен эшне башкара.

Илдар ничек итеп караңгы төшкәнне дә, тынлык урнашканны да сизми кала. Ул көзе суык төнне Илдар корал янында үзе генә кала, теләсә кайсы вакытта дошманга каршы ута ачарга әзер була һәм өстәмә көчләрне көтә. Коралдан 200 метр тирәсе ераклыкта ятучы снарядларны алып киләсе була. Аның муеныннан бу вакытта туктаусыз кан тамып тора. Ярасын бәйләп, ул караңгыда снарядларны ташый. Шуннан соң һуштан яза…

Өшеткеч суыктан айнып киткәндә, яктырып килгән була инде. Туңган аяк-кулларын авырлык белән кымшата. Ул күтәрелергә генә өлгерә, немецлар тагын һөҗүмгә тотына. Алар бөтен бер батареяга каршы көрәшәбез дип уйлый, ахры. Мәннановка каршы сигез танк һәм пехота якынлаша. Бу һөҗүмгә каршы Илдарның берүзенә торырга туры килә. 

Мәннанов 5 танк һәм 100ләп немец солдатын юк итә. Бәхеткә, ярдәмгә көчләр килә. Шул мизгелдә снаряд төшеп, Мәннанов коралы янында шартлый, аның күкрәгенә кыйпылчык эләгеп, авыр яралана. Сугышчы аңын югалта. Аны солдатлар табып алып, кыр госпиталенә илтә. Берничә көннән ул аңына килә.

Тиздән политрук Мәннановка батырлыгы Ватан тарафыннан югары бәяләнүе хакында хәбәр итә. СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1941 елның 17 декабрендә Илдар Мәннановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Геройга әлеге бүләкне Советлар Союзы маршалы Мерецков шәхсән госпитальгә килеп тапшыра.

Тернәкләнгәннән соң Илдар Мәннан улы Карелия фронтының 29 нчы гвардия артиллерия полкына җибәрелә. Анда ул сугышның соңгы көннәренәчә көрәшә. Сугышчан бурычны үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы өчен ул сугышчан бүләкләр ала.

Демобилизациядән соң, Мәннанов совет сәүдә техникумын тәмамлый, «Центросоюз» кулланучылар кооперациясе системасында эшли.

1963 елдан Чаллы шәһәрендә яши. 1981 елдан лаеклы ялга чыга. 

Чаллының Орловка зиратындагы Мөселман ягында җирләнгән.

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән. Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины. 

 Чыганаклар 
Казаков, Б. Фронтовые дороги челнинцев : посвящается победе в Великой Отечественной войне 1941-1945 / Б. В. Казаков — Набережные Челны, 2005 .— 440 c. : порт.
Бессмертный полк. Официальный сайт движения. 
Википедия

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.