Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә – 40 ел (18+)
28
Февраль 2020
Җомга
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә 40 ел тулу уңаеннан, шәһәребездә әдәбият көннәре үтә. Бүген, 28 февраль көнне, Казан, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт, Мөслим һәм Чаллы язучылары шәһәр Үзәк китапханәсендә кунакта булды. Алар китапханәнең Әдәбият тарихы музее белән таныштылар. Биредә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге тарихына багышланган бай күргәзмә дә оештырылган иде. Бәйрәм кысаларында шәһәребез мәктәпләрендә каләм ияләре белән очрашулар оештырыла. Әһәмиятле вакыйгага багышланган чара 14:00 сәгатьтә шәһәребезнең 41 нче мәктәбендә дәвам итәчәк. |