«Сәнгать дөньясы һөнәрләре» брейн-рингы (12+)
27
Февраль 2020
Пәнҗешәмбе
27 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә, «Сәнгать. Иҗат. Матурлык» программасы кысаларында, уртанчы сыйныф укучылары өчен китап персонажлары буенча «Сәнгать дөньясы һөнәрләре» дип аталган брейн-ринг узды. Брейн-ринг дүрт турдан торды. Уен барышында балалар «Әкият персонажлары һөнәрләре» викторинасы сорауларына җавап бирде; табиблар, патшалар, төзүчеләр «яшәгән» әдәби әсәрләрне искә төшерде; персонажның исеме буенча аның һөнәрен, әсәрнең авторын һәм исемен ачыкладылар. «Һөнәр турында язабыз» дигән дүртенче турда һәр команда Б. Полевойның «Повесть о настоящем человеке» һәм Е. Ильинаның «Четвёртая высота» әсәрләре буенча төп герой һәм аның һөнәре буенча хикәя язды. «Әдәби әсәрләрдә һөнәрләр» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. |