«Моңлы ягым – Татарстан» төбәк бәйгесе нәтиҗәләре (12+)
21 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә, Халыкара туган тел көненә багышланган «Мин – сөйләшәм!» әдәби-музыкаль кичә кысаларында, «Моңлы ягым – Татарстан» төбәк шигырь укучылар бәйгесенең II туры узды. Бәйгедә катнашучылар шәһәребез язучылары һәм шагыйрьләре каршында чыгыш ясады. Жюри составында профессор, Татарстанның атказанган укытучысы Әнвәр Шәрипов; ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рубис Зарипов һәм Зимфира Исламова; шагыйрә, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Вера Хәмидуллина; инновацион-методик бүлек мөдире Бәдретдинова Венера Әсрар кызы булды. Бәйгедә финалга чыгучылар I-II-III дәрәҗә дипломнар, шулай ук аерым номинацияләрдә махсус җиңүче дипломнары белән бүләкләнде. «Таң»/«Рассвет» иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм «Ике яр» музыкаль төркеме үзләренең музыкаль номерлары белән чараны тагын да ямьләндерде. Кичәдә автор башкаруындагы шигырьләр һәм танылган татар җырларына иҗат ителгән каверлар яңгырады. «МОҢЛЫ ЯГЫМ – ТАТАРСТАН» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ:
|