«Шагыйрьнең серле дөньясы» Шагыйрә Ә.Ситдыйкова белән очрашу (6+)
18 февраль көнне, якынлашып килүче Халыкара туган тел көне уңаеннан, 17 нче санлы китапханә мәктәп укучылары өчен Чаллының танылган шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкова белән «Шагыйрьнең серле дөньясы» дип исемләнгән очрашу оештырды. Автор үзенең яңа китаплары белән таныштырды, тормышындагы кызыклы вакыйгаларны искә төшереп узды, киләчәккә планнары белән уртаклашты. 49 нчы мәктәп кадетлары очрашу кунагының чыгышын зур кызыксыну белән тыңлап утырды һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Укучылар шагыйрәнең балалар өчен иҗат ителгән самими шигырьләрен йөрәкләргә үтеп керерлек итеп укыды. «Сабантуй бизәкләре» видеоязмасы, «Минем жаным шигырь белән сулый» презентациясе язучының күпкырлы иҗатын ачарга ярдәм итте. Шигырьләренә ясалган рәсемнәр күргәзмәсе, балаларның музыкаль чыгышлары шагыйрә өчен көтелмәгән матур бүләк булды. Очрашудан соң укучыларда Әлфия Ситдыйкова иҗаты белән якыннанрак танышу һәм аның яңа әсәрләрен уку теләге туды. |