«Сәламәтлек өчен 100 киңәш» Мәгълүмат сәгате (18+)
18
Февраль 2020
Сишәмбе
Грипп һәм ОРВИ белән авыру очраклары кискен арту белән бәйле, шәһәр Үзәк китапханәсенең «Сәламәтлек» клубы 18 февраль көнне 8 нче хастаханә табибы Соловьев Александр Юрьевичны очрашуга чакырды. Көннәр суытуга салкын тиеп авыру сезоны да башлана. Табиб грипп һәм ОРВИны кисәтү чараларын дөрес итеп үткәрү, балаларны һәм үзеңне салкын тиюләрдән саклау ысуллары турында сөйләде. Ул шулай ук үз белдегең белән антибиотикларны куллануның әлеге препаратларга ияләшүгә китерүен һәм тиешле вакытта дәваланырга кирәк булганда аларның организм өчен дәвалау үзлеге югалуын билгеләп үтте. Шунлыктан терапевт дару препаратларын бары тик табиб кушуы буенча гына кабул итәргә яравы турында кисәтте.
|