Яшьләр.Фән.Китапханә  (12+)

5 февраль көнне 13 нче санлы китапханә, яшьләрнең игътибарын фәнни-популяр әдәбиятны укуга җәлеп итү һәм китапханә эшчәнлегенә реклама ясау максатларында, студентлар һәм укытучылар өчен «Яшьләр.Фән.Китапханә» темасына үткәрелгән «Яшьләр фән белән – киләчәкнең инновацион потенциалы» Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

Конференциядә катнашучылар заманча шартларда китапханәнең яшьләр белән эшләү, яшьләр белән эшләүдә инновацион формалар, уку йортлары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә кагылышлы чыгышны тыңлады. Яшьләр белән эштә заманча технологияләр ярдәмендә тормышка ашырылучы стандарт булмаган эш формалары, белем бирү һәм күңел ачу элементларының үрелеп баруына аеруча игътибар бирелде. Нәкъ менә шулар аркасында китапханә, яшьләрнең интеллектуаль һәм фәнни ихтыяҗларын канәгатьләндерүче буларак, үзенә тартучы үзәккә әверелде.

 

Поделиться: