Язучы, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
1969–1971 еллардагы армия хезмәтеннән соң, Казан дәүләт университетында, соңрак Ленинградта югары белем ала. Газеталарда хәбәрче, редактор урынбасары, баш редактор булып эшли. Телевидение һәм радио буенча Татарстан дәүләт комитетының Чаллыдагы корреспондентлык пунктын җитәкли. 1992 елда Чаллы Дәүләт телерадиокомпаниясен оештыра, 15 ел аны җитәкли. 2011-2014 елларда «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире вазифаларын башкара. Рахман Шәфигуллинның әсәрләре шәһәребез һәм республика матбугатында әледән-әле дөнья күрә. Р. Шәфигуллин – КАМАЗ төзелеше ударнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999), Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге президиум әгъзасы, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины. 2014 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ «Йозак»: повесть (2013), «Капкын»: повесть, публицистика (2015). Библиография Шәфигуллин, Р. «Татар үз илендә генә чәчәк ата ала» / Р. Шәфигуллин; [әңгәмәдәш] Т. Габидуллина. – Текст: турыдан-туры, электрон// Гаилә һәм мәктәп. – 2022. – №11 (112). – Б. 16-19. – URL: https://magarif-uku.ru/tt/rakhman-shafigullin-tatar-үz-ilenda-ge/. – Чыгу вакыты: 12.12.2022 |