«Тарих тәгәрмәче» Танып белү уены (12+)
17 гыйнвар көнне 23 нче санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен татар халкының тарихы буенча «Тарих тәгәрмәче» дип аталган танып белү уены үткәрелде. Ул «Туган ягым – Татарстан» программасы кысаларында оештырылды. Уен алты бүлектән торды: «Гомуми белемнәр өлкәсе», «Татарстан тарихы», «Тел белеме һәм әдәбият», «Сәнгать», «География, биология, химия», «Милли гореф-гадәтләр». Балалар ике командага бүленде һәм чиратлап биреләсе сорауның темасын сайлады. Һәр бүлектә видео һәм аудио сораулар бар иде. Чара барышында Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров җырлары, Татарстан Республикасы гимны яңгырады; «Татар халык киеме» дигән электрон презентация тәкъдим ителде. Уенда катнашучылар сорауларга җавап биреп кенә калмады, ә дөнья буенча таралган татарларның гомуми саны һәм аларның кайда яшәве турында кызыклы мәгълүмат та алды. Укучылар «татар» төшенчәсенең килеп чыгу версияләре белән танышты; бөтен дөньяга танылган татарлар хакында китапханәче сөйләгәнне тыңлады. Чара тематик китап күргәзмәсен карау белән тәмамланды. |