«Блокадада калган Ленинград елъязмасы» Телдән журнал (12+)
16
Гыйнвар 2020
Пәнҗешәмбе
1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Ленинград каласы блокадасын өзү көненә багышланган телдән журнал үткәрде. Чара барышында укучылар телдән Д.Гранин һәм А.Адамовичның «Блокада китабы» битләрен ачты, читтән торып аяныч хәлдә калган шәһәр урамнары буйлап узды, блокаданы өзүдә катнашкан геройлар белән танышты, аларның истәлекләрен укыды. Журналның бер бите Лена Мухинаның блокада көндәлегендәге хатирәләренә багышланган иде. «Хәтер» бите яшьләрне ленинградлыларның батырлыгы һәм ныклыгы турындагы шигырьләр белән таныштырды. Чара видеофильмнардан өзекләр, «Мәңгегә хәтердә һәм беркайчан да онытылмас» электрон презентациясе белән үрелеп барды. |