«Кар Кызының әкияти остаханәсе». Мастер-класс (6+)

Яңа елда, башка бәйрәмнәрдәге кебек үк, открыткалар бүләк итү гадәте бар. Үз кулларың белән ясалган үзенчәлекле открытка адресатына, һичшиксез, яңа ел кәефе алып килер.

10ф. За работой
10ф. Участники мастер-класса
10ф.Мастер Ц класс лСказочная мастерская Снегурочки¬

20 декабрьдә 10 нчы санлы китапханә, Яңа ел бәйрәмнәре якынлашу уңаеннан, «Укымышлы Мәчедә кунакта» («У кота Ученого») клубы әгъзаларын мастер-класска чакырды һәм аларга үз куллары белән яңа ел открыткасы ясарга тәкъдим итте.

Катыргы, кәгазь, келәй, яхшы кәеф, дәртле яңа ел көйләре балаларга вакытларын күңелле һәм мавыктыргыч итеп уздырырга һәм киләсе 2020 елның төп символы – Күсе сурәтләнгән гади һәм шул ук вакытта матур открытка ясарга ярдәм итте.

Нәни осталар бу эшне бик тырышып башкарды. Һәрберсе бәйрәм кәефе белән бергә үзләре ясаган иң кадерле бүләкләрен өйләренә алып кайтып китте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: