«Геройлар бронзада: бер һәйкәлнең тарихы» Тарих сәгате (12+)
1
Ноябрь 2019
Җомга
1 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, 23 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Геройлар бронзада: бер һәйкәлнең тарихы» исемле тарих сәгате узды. Китапханәче балаларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, геройлар – халыкны сугышка җыя, берләштерә һәм Мәскәүне дошманнардан азат итә алган гаскәр җитәкчесе кенәз Дмитрий Пожарский һәм аның көрәштәше Кузьма Минин турында сөйләде. Кызыл мәйданда К.Минин һәм Д.Пожарский хөрмәтенә куелган һәйкәл тарихына аерым тукталып уздылар. Чарада Э. Асадовның «Россия начиналась с меча», В. Степановның «Необъятная страна», В. Гудимовның «Россия, Россия, Россия» шигырьләре яңгырады. Шуннан соң укучылар, кулга-кул тотынып, хор белән көн шигарен яңгыратты: «Без бердәм булганда, җиңелмәячәкбез!» |