«Күркәм җиделек» Уен-викторина (6+)
31
Октябрь 2019
Пәнҗешәмбе
30 һәм 31 октябрь көннәрне 10 нчы санлы китапханәдә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Күркәм җиделек» исемле уен-викторина үтте. Чарада игътибар үзәгендә «7» саны булды, чөнки Җирдә яшәүче халыклар мәдәнияте тарихында аңа, серле сан буларак, аерым бер әһәмият бирелгән. Дөньяның җиде могҗизасы. Атнаның җиде көне. Салават күперенең җиде төсе. Җиде гном һ.б. Балалар «Мәкальне җый», «Югалган җиде сүз», «Квадрат төзе», «Сорау-җавап», «Күңелле җиде нота», «Төзүче» һәм «Саннар качышлы уйный» кебек җиде төрле уен һәм викториналарда катнаша алды. Укучылар барлык бәйгеләрдә дә азарт белән катнашты, үзләренең тапкырлыкларын һәм белемнәрен күрсәтте.
|