Нияз Акмалны искә алу кичәсе (16+)

IMG_5651
IMG_5793
IMG_5641
IMG_5789
IMG_5661
IMG_5632

30 октябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә шагыйрь Нияз Акмал истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Зал тутырып шагыйрьнең туганнары – апасы Энҗе, бертуганнары Нәсим һәм Нәҗип Акмаллар, дуслары, Сарман районыннан килгән якташлары, язучылар һәм аның иҗатын сөюче тамашачы җыелды. Н. Хәмәтшин, А.Тимербаев, Г. Хәйруллина, И. Зариповалар шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырларны башкарып, кичәне тагын да ямьләндерде.

Казаннан килгән хөрмәтле кунаклар Рафис Корбан, Ләбиб Лерон һәм Марат Закировлар каләмдәшләренә карата җылы ихтирам сүзләрен җиткерде. Алар шагыйрь белән бәйле кызыклы вакыйгалар белән уртаклашты.

Шигырь һәм җыр иҗаты – аерылгысыз, тамашачыларның көчле һәм җылы алкышлары шуңа дәлил.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: