«Иң күп китап укучы гаилә» Хөрмәтләү кичәсе (0+)
28 октябрь көнне 13 нче санлы китапханәдә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Иң күп китап укучы гаилә» исемле хөрмәтләү кичәсе узды. Балалар әти-әниләре белән бергә төрле викториналарда катнашты, «Китап уку – гаилә эше», «Гаиләнең яраткан китаплары» станцияләре буйлап сәяхәт итте, үз гаиләләре турында сөйләде. Кичәдә аларга тарихи шәхесләрнең гаиләләре турында видеоматериаллар күрсәтелде. Чара барышында балалар үз гаилә бәйрәмнәре турында сөйләде, ата-ана йорты, әни һ.б. турында шигырьләр укыды. Очрашу кысаларында әти-әниләр һәм балалар гаилә турындагы әкият, табышмак һәм мәкальләр буенча белемнәрен күрсәтте. Ата-аналар балачакта тыңлап үскән әсәрләре, уйнаган уеннары, иң яратып укыган китаплары хакында сөйләде. Иң нәни кунакларыбыз исә яңа балалар китапларына күзәтү ясауны тыңлады. |