«Хокукый лабиринт» Хокук белгечләре турниры (12+)
25 октябрь көнне 10 нчы санлы китапханәдә хокук белгечләре турниры узды. Чара башында китапханәче хокук һәм вазифалар турында сөйләде, шулай ук төрле тормыш хәлләрендә үз хокукларыңны яклау, башкаларның да хокукларын хөрмәт итү һәм кануннарга ярашлы яшәү өчен, үз-үзеңне тотуның нигезе буларак, хокук буенча белемнәрнең кирәклеген ассызыклады. Турнир һәрвакыттагыча «Күнекмә»дән башланды, «Әкияти юрист» турында танылган балалар әкиятләре мисалында яраткан әкият геройларына карата нинди хокуклар бозылуы, ә кайсылары саклануын ачыкладылар. Шуннан соң яшь белгечләр бик җиңеллек белән «Хокук башваткычы»н җиңеп чыкты, ә «Юридик консультация» турында тормышта яшүсмерләрнең хокук бозу күренешләре буенча фикер алыштылар. Соңгы «Инспектор тәҗрибәсеннән» турында командаларга тормышта булырга мөмкин хәлне анализларга тәкъдим ителде: балалар, үзләренең дедуктив һәм логик күнекмәләрен кулланып, туры килмәгән урыннарны табарга һәм ачыкларга тиеш булды. Биремнәрне үтәгәндә, залда азарт һәм ярыш рухы хөкем сөрде. Әлеге турнир укучыларга хокук өлкәсендә бик күп кызыклы мәгълүматларны белергә ярдәм итте. Билгеле, бу белемнәре аларга тормышта һәм укуда кирәк булачак. |