«Зарарлы гадәттән – авыруга бер адым» Телдән журнал (12+)

23ф. Устный журнал От вредной привычки к болезни один шаг (2)
23ф. Устный журнал От вредной привычки к болезни один шаг (3)
23ф. Устный журнал От вредной привычки к болезни один шаг

23 октябрь көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре уртанчы сыйныф укучылары өчен «Зарарлы гадәттән – авыруга бер адым» исемле телдән журнал үткәрде. Чара «Тинэйджер. Сәламәт үсеш» программасы кысаларында оештырылды.

Телдән журналның һәр бите зарарлы гадәтләрнең берсенә – тәмәке тарту, алкоголизм, наркоманлыкка багышланды. Балалар яшь организмга никотин, алкоголь һәм наркотик матдәләрнең зарарлы тәэсир ясавы, әлеге бәйлелекләрнең авыр нәтиҗәләргә илтүе турында бик күп кызыклы фактларны белде. «Наркоманлык. Нәрсә ул?» темасына презентация карап, «Үз сәламәтлегеңне ничек сакларга?», «Зарарлы гадәтләргә каршы ничек көрәшергә?», «Сәламәтлек турында кайсы әдәбиятны укырга мөмкин?» кебек сорауларга җавап алдылар, күренекле кешеләрнең наркоманлык мәсьәләсе турында әйткән фикерләре һәм акыллы киңәшләре белән таныштылар. Журналның һәр битендә балаларга «Ничек «юк» дияргә?» викторинасы сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителде.

Чара азагында балалар «Зарарлы гадәттән – авыруга бер адым» күргәзмәсендәге китап һәм брошюралар белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: