«Сәламәтлек кайда, мин шунда» Спорт-танып белү программасы (6+)

22 октябрьдә Үзәк балалар китапханәсендә яшь китап сөючеләр өчен спорт-танып белү программасы узды.

цдб зож
цдб зож (2)
цдб зож (5)
цдб зож (4)
цдб зож (3)

Чара ике команда – «Көчлеләр» һәм «Җитезләр» арасында ярыш формасында үтте. «Сәламәтлек белән дус булып» видеоязмасын караганнан соң, командалар төрле биремнәрне актив рәвештә үтәп чыкты. «Спорт – иң яхшы дустыбыз» биремендә укучылар инвентарь буенча кайсы спорт төре турында сүз баруын атады. Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзү уены балаларның уй-фикерләү дәрәҗәсен сынады. «Спорт турында җырлыйбыз» җыр бәйгесе бик күп уңай тәэсирләр һәм яхшы кәеф тудырды. Шулай ук кызлар һәм малайлар хәрәкәтчән «Кенгуру» һәм «Алманы сакла» туплы уеннарында да бик теләп катнашты.

Чара барышында балалар үзебез туклана торган продуктларның нинди файдалы матдәләргә бай булуы, витаминнар, аларның кайсы яшелчә, җиләк-җимешләрдә һәм ни өчен кирәк булуы турында белде. Чара тәмәке тартуның зыяны турында мультфильм карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: