«Китап укучы балалар» Республикакүләм әдәби марафон (6+)
Балалар һәм яшүсмерләрнең китап уку активлыгын үстерү, китап укучы кеше, китап, әдәбиятның уңай образын тудыру максатларында, «Республика балалар китапханәсе» ТР ДБМУ китапханәләре 2019 елның 16 сентябреннән 16 ноябренә кадәр «Китап укучы балалар» исемле республика әдәби марафоны уздыра. Әдәби марафонда катнашу өчен Татарстан китапханәләренә теркәлгән 7-14 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр чакырыла. Бәйгедә катнашучы үзе генә яисә гаиләсе, дуслары янында китап укыганын төшергән видеоязманы марафонны оештыручы – «Республика балалар китапханәсе» ТР ДБМУнең metod-rdbrt@yandex.ru электрон адресына «Марафон-2019» дип билгеләп җибәрергә тиеш. Китапны теләсә кайсы телдә укырга мөмкин (рус һәм татар телендә генә түгел). Марафонда катнашучыларның чыгышларын жюри бәяләячәк һәм бөтен таләпләргә туры килгән видеоязмалар «Республика балалар китапханәсе» ТР ДБМУ сайтында тәкъдим ителәчәк. Элемтә өчен мәгълүмат: «Республика балалар китапханәсе» ТР ДБМУ, 440126, Казан шәһәре, Ямашев пр., 81. Тел.: 8(843)521-18-61. Координаторлар: «Республика балалар китапханәсе» ТР ДБМУнең фәнни-методик бүлеге. «Китап укучы балалар» республика әдәби марафонында катнашучының белешмә мәгълүматы Ф.И.О. ___________________________________________________ Яше______________________________________________________ Уку йорты:_________________________________________ __________ Телефон номеры:_________________ __________________________ Адрес: _________________________________________ _____________ __________________________________________________ Дата _____________ Имза_________________ |