«Террорчылык. Уяулык. Куркынычсызлык» Хокукый мәгълүмат сәгате (12+)
13 сентябрь көнне 15 нче санлы китапханә хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен «Террорчылык. Уяулык. Куркынычсызлык» исемле хокукый мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында алып баручы балаларга «террорчылык» төшенчәсенә аңлатма бирде, аның бөтен кешелек дөньясына янаган куркынычы, соңгы ун елда булган зур терактлар турында сөйләде. Укучылар Россиядә террорчылык белән көрәштә хокукый нигезне РФ Конституциясе, «Террорчылык белән көрәш турында» РФ Федераль кануны, РФ Җинаятьчелек кодексы һәм дәүләт хакимиятенең башка хокукый акт органнары тәшкил итүе турында белде. Дәрес барышында китапханәчеләр укучыларга иҗтимагый урыннарда куркынычсызлык һәм теракт вакытында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Балалар «Террорчылык – хәзерге заманның төп куркынычы» видеоматериалын карады, «Террорчылык – халыкара масштабтагы явызлык» темасына әдәбиятка күзәтүне тыңлады. Чара террорчылык актларында һәлак булучылар истәлегенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды. |