2019 елның 1 сентябреннән 30 октябренә кадәр шәһәр Үзәк китапханәсендә «Мин – китап. Мин – синең дустың» исемле шәһәркүләм иҗади кул эшләре бәйгесе узды.
Анда катнашу өчен Чаллының мәктәпкәчә һәм урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 7-15 яшьлек балалар чакырылды.
Бәйге 3 яшь категориясендә узды:
– мәктәпкәчә яшьтәге балалар;
– 1–4 нче сыйныф укучылары;
– 5–8 нче сыйныф укучылары.
Бәйгедә катнашучылар «Мин – китап. Мин – синең дустың» темасы буенча үзләре ясаган кул эшен тәкъдим иттеләр. Эшләр теләсә кайсы материал һәм техникада башкарылырга мөмкин (бәйге өчен төрле иҗат төрләре туры килә: кәгазьдән ясалган эшләр, аппликация, чигү, бәйләү, макраме, әвәләп ясау һ.б.).
Бәйгенең җиңүчеләре I, II һәм III урыннар өчен Дипломнар белән бүләкләнде.
Бәйгенең нигезләмәсе
Бәйгенең нәтиҗәләре
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|