«Яраткан классик әдәбиятны укыйбыз» Төбәк сәнгатьле укучылар видеобәйгесе (6+)
20
Ноябрь 2019
Чәршәмбе
2019 елның 1 сентябреннән 30 октябренә кадәр шәһәр Үзәк китапханәсендә «Яраткан классик әдәбиятны укыйбыз» төбәк сәнгатьле укучылар видеобәйгесе узды. Бәйгедә катнашу өчен Чаллы һәм Кама буе төбәкләрендә яшәүче 7 яшьтән алып 18 яшькәчә мәктәп укучылары чакырылды. Иҗади эшләргә түбәндәге номинацияләр буенча бәя бирелде: – «Проза әсәрен иң яхшы укучы»; – «Мәсәлне иң яхшы укучы»; – «Шигъри әсәрне иң яхшы укучы».
|