22 август – Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне (6+)
22
Август 2019
Пәнҗешәмбе
22 август көнне шәһәребезнең 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре киң даирә укучылар өчен «Өч төсле безнең туган илебез флагы» дип исемләнгән танып-белү сәгате уздырды. Тематик китап күргәзмәсе янында Россия әләме, гимн, герб барлыкка килү тарихы һәм Россия әләменең һәр төсе нәрсә аңлатуы турында әңгәмә үткәрелде. Китапханәгә килүчеләр арасында викторина оештырылды. Теләгән кешеләргә «Россиянең дәүләт символлары» дигән презентация карау, шулай ук Россия әләмен буяу мөмкинлеге бирелде. |