Суд карарларын үтәү мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү көне узачак
17
Июль 2019
Чәршәмбе
Әлеге мәсьәләләрнең актуальлеген исәпкә алып, 2019 елның 24 июленә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү планлаштырылган. Кабул итүгә (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылу кирәк (кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).
|