«Бөек шагыйрьнең иҗат остаханәсендә» Әдәби кунакханә (6+)
7
Июнь 2019
Җомга
А.С.Пушкинның 220 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, 7 июнь көнне 13 нче санлы китапханә «Бөек шагыйрьнең иҗат остаханәсендә» исемле әдәби кунакханә уздырды. Балалар Пушкинның әкиятләр дөньясына кереп китте, һәр әкияттә кунак булды, язучының әкият геройлары белән очрашты. Яшь китап сөючеләр «Пушкин әкиятенең матурлыгы» исемле әдәби эстафетада катнашты, кроссвордлар чиште, хор белән әкиятне сөйләде, чикләвекләрдәге сораулар буенча Пушкин әкиятләре геройларына сыйфатлама төзеде. Уен ахырында исә барысы бергә Лукоморье картасын җыйды. Чара «Сказка о царе Салтане» мультфильмын карау белән тәмамланды.
|