«Пушкинны бергәләп укыйбыз» Акция (6+)
7
Июнь 2019
Җомга
6 июнь көнне 15 нче санлы китапханә «Пушкинны бергәләп укыйбыз» исемле халыкара акциядә катнашты. Көн дәвамында китапханәдә А.С.Пушкинның «Сказка о попе и работнике его Балде», «Сказка о рыбаке и рыбке», «Сказка о мертвой царевне и семи богатырях» һ.б. әсәрләре буенча кычкырып укулар үтте. Китапханәчеләр язучының юбилеена игътибарны җәлеп итү һәм китап укуга кызыксындыруны арттыру максатында, ата-аналарга үз балаларына язучының танылган әкиятләреннән өзекләр укырга тәкъдим итте. Әти-әниләрнең күбесе әкиятне укый башлап, балалары белән бергә өйдә укып бетерер өчен китапны алып кайтып китте. Урта яшьтәге балалар китапларны бик теләп кулларына алып, «Птичка», «Деревня», «Узник», «Няне» һ.б. шигырьләрне сәнгатьле итеп укыды.
|