«Минем Пушкин» Китапханә акциясе (0+)
6
Июнь 2019
Пәнҗешәмбе
6 июнь көнне Үзәк балалар китапханәсендә А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан «Минем Пушкин» исемле китапханә акциясе үткәрелде. Көн дәвамында китапханәгә килгән һәр бала бөек язучының әкиятләре буенча викторинада катнашты. Кече яшьтәге балалар алтын балыклар арасыннан сорауларны сайлап алса, өлкәнрәкләр катлаулырак сорауларга җавап бирде. Балалар барысы бик актив катнашты һәм дөрес җаваплар өчен кечкенә татлы призлар алды. Акциядә катнашучыларның күбесе бөек шагыйрьнең үзләре яраткан шигъри юлларын сәнгатьле итеп сөйләде. |