«Буян утраулары яныннан даһи Салтан ханлыгына!» Уен-сәяхәт (0+)
6
Июнь 2019
Пәнҗешәмбе
6 июнь көнне Россиядә Пушкинның туган көне билгеләп үтелә. Александр Сергеевич Пушкинның әдәби иҗаты безне гомер буена озата бара. Бу бәйрәм һәрвакыт җәмәгатьчелекне үзенә җәлеп итте, дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм ителде. Хәзер дә Пушкин көне илебездә ел саен билгеләп үтелә. Шәһәр үзәк китапханәсендә дә әлеге матур бәйрәмне игътибардан читтә калдырмадылар, чөнки А.С.Пушкин әсәрләре белән балалар кечкенәдән танышып үсә. Укымышлы Мәче белән бергә балалар «Сказка о рыбаке и рыбке», «Сказка о золотом петушке», «Сказка о царе Салтане», «Сказка о мертвой царевне и семи богатырях» кебек әкиятләрдә кунакта булды. Барысы бергә балыкчы картка балык тотарга, билгесез сукмакларда йөрергә, диңгез-океаннарда йөзәргә ярдәм итте.
|