Үзәк балалар китапханәсендә – Балаларны яклау көне (0+)

31 май көнне Үзәк балалар китапханәсе Балаларны яклау көне уңаеннан «Кояш яктырак балкы – балалар бәйрәме бүген» исемле бәйрәм чарасы уздырды. Әлеге көн һәрвакыт күңелле итеп, төрле кызыклы чаралар белән билгеләп үтелә.

цдб день защ (2)
цдб день защ (3)
цдб день защ (4)
цдб день защ (6)
цдб день защ
цдб день защ (5)

Күңелле сәламләү һәм танышу белән башланып киткән бәйрәм чарасының ахырына кадәр балалар актив хәрәкәттә булды һәм шатлыклы хисләр кичерде. Сәламәт тормыш рәвеше турында танып белү мультфильмы караганнан соң, алып баручы һәм Айболит «Сәламәтлек китабы»н укырга тәкъдим иттеләр. Аның һәр битендә – «Хәрәкәт һәм спорт», «Яхшы кәеф», «Көн тәртибе», «Дөрес туклану», «Шәхси куркынычсызлык» – балалар өчен файдалы мәгълүмат тупланган. Айболит белән бергә балалар «Градусникны башкаларга бир – мин чирләмим», «Уңышны җый» исемле хәрәкәтчән уеннарда катнашты. «Тәмле дә, файдалы да» исемле игътибарлылык уены ярдәмендә көн саен кулланылырга тиешле ризыклар турында белделәр. Шулай ук «Өйдә үзең генә булганда» дип аталган шәхси куркынычсызлык турында сөйләшү булды. Уен азагында балалар хор белән «Сәламәтлек сакларга кирәк» дигән шигарьне кабатлады, ә Айболит аларга күчтәнәч итеп сөенеч витамины – конфетлар өләште.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: