Китапханәдә татар теленең киләчәге турында сөйләшү узды (18+)

1
3
2
4

30 май көнне 12 нче санлы китапханәдә түгәрәк өстәл артында татар теленең киләчәге турында сөйләшү узды. Бу чарада шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы җирле оешмасы әгъзалары, Мәскәү шәһәре татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалеев, милләт язмышына, туган телнең киләчәгенә битараф булмаган башка милләттәшләр катнашты.

Китапханә хезмәткәрләре үз чыгышларында балаларның һәм яшьләрнең татар телендә китап аз укуына борчылуын белдерде, татар балаларының җәйге яллардагы китап укуын оештыру буенча үз тәкъдимнәрен кертте.

Чара бик җанлы һәм эчтәлекле узды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: