«Ач, шигърият, серләреңне…» Шигъри кичә (16+)

FOTO-1
ФОТО 2
IMG-20190528-WA0025
ФОТО 3

28 май көнне 12 нче санлы татар китапханәсе хезмәткәрләре Чаллы педагогия көллияте студентлары өчен «Ач, шигърият, серләреңне…» дип аталган шигъри кичә оештырды. Кичәгә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе, шагыйрә Сирень Якупова чакырылды.

Китапханәче студентларны Сирень Якупованың тормыш юлы белән таныштырды, иҗатына багышланган электрон презентация тәкъдим ителде. Шагыйрә укучыларга үзенең шигырьләрен укыды, «Бәхет күлмәге» исемле китабын бүләк итте.

Чарада татар телендә әдәби иҗат белән шөгыльләнүче студентлар үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыды. Шагыйрә С.Якупова яшь каләмкярьләргә үзенең киңәшләрен бирде, аларга тагын да күбрәк иҗат  эше белән шөгыльләнергә, тукталып калмаска кирәклеген ассызыклады. Татар телен саклап калу өчен үз өлешләрен кертергә өндәде. Татар әдәбияты белән кызыксынучы яшьләрне иҗатка тарту, аларның иҗади сәләтләрен ачу, үстерү, бүгенге каләм ияләренә яшь алмаш әзерләү максатыннан оештырылган бу очрашу бик файдалы һәм кызыклы үтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: